Чаллының «Ләйсән» әдәби берләшмәсе Минзәлә районында кунакта
Әдәби музыкаль кичә Калморза авылы клубында узды.
Килгән кунакларны калморзалылар ипи-тоз, чәкчәк һәм ачык йөз белән зурлап каршы алдылар.

«Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары исә тамашачылар белән очрашуга тулы бер программа әзерләп алып килгән иде. Шагыйрь һәм шагыйрәләрнең үзләре иҗат иткән шигырьләрен укуларын, җырларны башкаруларны очрашуга килгән тамашачы сокланып тыңлап утырды, алкышларга күмде.

Әлеге берләшмәдә тумышлары белән Минзәлә районыннан булып, бүгенге көндә Чаллы каласында яшәп иҗат итүче якташларыбыз да бар. Очрашуга алар да килгән иде.
«Якташлардан илһам, нур алып...» дип исемләнгән онытылмас кичәне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — Роза Хамидуллина алып барды. Ул 2007 елдан бирле «Ләйсән» әдәби берләшмәсен җитәкли.

Калморза авылы клубы модире Гөлшат Фәхриева тамашачылар исеменнән килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде. Әлеге әдәби-музыкаль кичәне карарга күрше Бикбау һәм Куян авылларыннан да килгән иде тамашачы.

Әлеге кичә шагыйрьләребезгә янә бер илһам чыганагы да булды.
Туган ягым Калморза
Уфа-Казан юлларыннан,
Уң якка борылабыз.
Яшел тугай кочагында,
Сөекле Калморзабыз.
Их Калморзам, Калморзам,
Яшел чирәм һәр урам.
Сиңдә генә яшьлегемә,
Кабат кайткандай булам.
Бай тарихлы авылкаем,
Күчтең яңа урынга.
Матурлыгың җитәр әле,
Киләчәк күп буынга.
Колач җәеп каршы ала,
Тырыш Калморза халкы.
Әй Калморза Ил күгендә,
Якты йолдыздай балкы.
Их Калморзам, Калморзам,
Яшел чирәм һәр урам.
Сиңдә гына яшьлегемә,
Кабат кайткандай булам.
Янә тугандай булам!
5.12.25. Илгизәр Әхмәтханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев