Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Эльвира Хәйретдинова: Тормышта мине һәрвакыт яхшы кешеләр озатып бара

Татарстанның атказанган артисты Эльвира Хәйретдинова өчен 2025 ел юбилейлар елы булды.

Үзенә — 50, Минзәлә театрында эшләвенә — 30, тормыш иптәше Илназ белән гаилә корып яшәүләренә 25 ел. Бу гади генә саннар түгел. Алар артында шатлык һәм борчулары чиратлашып барган кеше гомере, җанын-тәнен биреп эшләгән артист хезмәте һәм вакыт белән ныгытылган мәхәббәт, гаилә тора. Әлеге уңайдан талантлы артисткабыз белән әңгәмә оештырдык.

Әңгәмәдәш — Дифиза НУРИЕВА

— Эльвира, иң беренче соравыбызны Минзәлә театрына ни рәвешле килеп урнашуыгыздан башлыйк әле. Белүебезчә, Сез Минзәләдән түгел, ә бик ерактан — башка өлкәдән?

— Минем туган ягым Киров өлкәсе Вятские Поляны районы Сосмак авылы. Ул Минзәләдән шактый ерак. Мәктәптә укыган чорда безне авылыбызның клуб мөдире Нурсөя апа һәрвакыт төрле мәдәни чараларда катнаштырды. Концертларда мине һәрвакыт җырлата иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, «кая барыйм микән» дип икеләнеп йөргәндә, Нурсөя апа миңа Алабугадагы культура-агарту училищесына барып карарга киңәш итте. Аның киңәшен истә тотып, шул уку йортына укырга кердем. Минзәләдән Эльмира Гәрәева белән бер төркемдә укыдык, аның белән дуслаштык һәм училищены тәмамлагач, Эльмира туп-туры «Мин артист булам» дип Минзәлә театрына кайтты. Аңа ияреп мин дә кайттым. Миндә ул хәтле артист булу теләге юк иде, бәлки берәр клубта мөдир булып эшләрмен дигән уй гына бар иде. Театрга да икәүләп бардык. Директор Роберт абый Шәймәрданов кабинетына Эльмира башта үзе генә кереп китте, ул вакытта театр бинасы вакытлыча хәзерге пенсия фонды бинасында иде. Соңыннан Роберт абый мине дә үзе янына чакыртып кертеп, театрда калырга күндерде. Һәм менә 1995 нче елдан бирле мин — театрда.

— Беренче уйнаган ролегез нинди иде? Рольләргә җиңел кереп киттегезме? 

— Беренче ролем — Ф.Яруллинның «Мәхәббәт яңгыры» нда Салисә роле булды. Монда мин яшь кызны уйнадым. Театрга җиңел кереп киттем дип әйтә алам, чөнки мин көчле, олпат артистлар бригадасына эләктем. Бу инде Татарстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Фәез Бәдриев, Татарстанның атказанган артистлары Мәүҗит Фәттахов, Таһир Хәлиуллин, Гөлшаһида Салахова, Хафиз Хамматуллин, артист Илдар Әхмәтханов һәм башкалар. Алар мине бала-чага итеп түгел, ә үзләре ишендәге артист кебек яратып кабул иттеләр. Училищеда уку үзе бер мәктәп булса, олпат артистлар бригадасы — тәҗрибә туплау өчен икенче бер мәктәп булды. Әлеге артистлар бригадасында эшләвем белән мин бик бәхетле.

— Иң истә калган, яратып уйнаган рольләрегез булдымы?

— Мин бервакытта да рольсез тормадым. Шул рольләр арасында яратып уйнаганнары, күңелдә калганнары бар, әлбәттә. Эшли башлаган елларда дүрт кенә кеше уйный торган «Ашыгасың, Сафа» спектакле чыкты. Анда Әлфидә Теряева, Хафиз Хамматуллин, мин һәм тормыш иптәшем Илназ уйнадык. Әлеге спектакльдәге Нурия ролен шул хәтле рәхәт итеп чыгардым, яратып уйнадым һәм ул күңелемә онытылмаслык булып кереп калган рольләрнең берсе булды. Соңгы елларда уйнаган рольләргә килсәк, режиссер Сергей Потапов чыгарган М.Башкировның «Салкын Кын» спектаклендәге Дая әби образы шулай ук яраткан рольләремнең берсе. Аннан соң режиссер Байрас Ибраһимов чыгарган «Кыз урлау» (М.Кәрим) спектаклендәге Туктабикә образы хәтергә уелып калган ролем. 

— Тамашачы хакында ни әйтә аласыз? Сез бит әле зурлар өчен куелган спектакльләрдән тыш, балалар өчен әкият-тамашаларда да еш уйныйсыз. 

—  Сүземне балалардан башлыйм әле. Әйе, әкиятләрдә дә яратып уйныйм. Балаларга уйнау әле ул икеләтә җаваплырак, чөнки алар чын күңелдән бирелеп, сөенеп, ышанып карап утыралар. Ә гомумән, кайсы тамашачы алдында уйнасаң да, ул иң беренче чиратта зур җаваплылык. Тамашчы бит ул спектакльне карарга бер генә тапкыр килә һәм син аның күңеленә шул бер уйнауда кереп калырга тиешсең. Минзәлә тамашачысы бик игътибарлы, итәгатьле тамашачы. 

— Гаиләгез турында да сөйләшеп алыйк әле. Иптәшегез Илназ да театрда эшли. Икең дә бер коллективта эшләү әйбәтме? Ул Сез уйнаганны карыймы, бәя бирәме? 

— Икебез дә бер җирдә эшләү әйбәт. Илназ да театрда хезмәт юлын артист буларак башлап җибәрде, аның белән бергә уйнаган спектакльләр дә булды. Хәзер исә тавыш режиссеры вазифасында. Әлбәттә, артистлар уйнаган спектакльләрне, шул исәптән мин уйнаган рольләрне дә карап бара. Мин генә түгел, башка артистлар да еш кына аннан «мин ничек уйнадым» дип аның бәясен, киңәшен сорыйлар. Илназ туры сүзле кеше буларак, ул дөресен әйтә. Гаиләбезгә килгәндә, бер кызыбыз бар. Ул инде укуын тәмамлап, эшли. 

— Театрда куелган спектакльләрне, башка артистлар уенын карыйсызмы?

— Әлбәттә! Режиссер спектакльне тапшырганда без, барлык артистлар да, тамаша залына кереп утырып, иң беренчеләрдән булып карыйбыз. Башка артистлар уенын сокланып карыйм. Кайбер вакыт «ничек шулай уйныйлар микән болар» дип гаҗәпсенеп тә куям, хәтта. Хәзер бит без тизлек заманында яшибез. Театрда да килгән төрле режиссерлар белән эшләргә, кыска вакыт эчендә спектакль чыгарырга туры килә. Аларның күрсәткәнен, өйрәткәнен тиз генә аңлап алырга һәм эшли белергә кирәк. Яшьләрнең җитезлегенә, уйнауларына бигрәк тә сокланам. 

—Минзәләдә калуыгызга үкенмисезме соң?

—Юк, бер тамчы да үкенмим. Гомумән, миндә узган гомер өчен үкенү хисе юк. Әйе, тормышта төрле чаклар була: авыры да, җиңеле дә. Ләкин шуны әйтәсем килә: бу дөньяда яхшы кешеләр күбрәк. Һәм үземнең тормыш юлымда да миңа һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрап торды. Әйтик, клуб мөдире Нурсөя апа миңа өмет, ышаныч белдереп, укырга керергә юнәлеш бирде, ТРның атказанган артисткасы Эльмира Гәрәева мине Минзәләгә алып кайтты, Роберт абый Шәймәрданов эшкә алды, алдагы театр директорыбыз Илнур Гайниев хезмәтемне күреп, бәяләп, дәрәҗәле зур исем алуга ярдәм итте. 30 ел дәвамында яраткан театрымда артист булып эшләвемдә аларның да өлеше зур. Аларга мин бик рәхмәтле.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт, алда да иҗади уңышлар телибез.

Фотолар шәхси архивтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев