Юлда син, юлда, юлларда, Юлларың булыйм әле. Юллар түгел, җилләр булып Озата барыйм әле. Бөдрә чәчеңне туздырып, Шаярып алыйм әле. Күзләреңдә зәңгәр диңгез, Давыллап калыйм әле. Җилләр түгел, һава булып Уйныйм әле каныңда. Күңелеңә нурдай булып Калыйм әле яныңда.
Юлда син, юлда, юлларда,
Юлларың булыйм әле.
Юллар түгел, җилләр булып
Озата барыйм әле.
Бөдрә чәчеңне туздырып,
Шаярып алыйм әле.
Күзләреңдә зәңгәр диңгез,
Давыллап калыйм әле.
Җилләр түгел, һава булып
Уйныйм әле каныңда.
Күңелеңә нурдай булып
Калыйм әле яныңда.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев