Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Гөлназ Әхмәтшина — «Күптән бит кыш дисәгез дә..»

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Күптән бит кыш дисәгез дә,
Мин аны бүген күрдем.
Ап-ак болыт тишелеп,
Күктән карлар түгелде.
Һава битне чеметә:
Куркыткан була шулай.
Тәрәзәләрне бизәп,
Йөргән әллә Кыш бабай?!
Качып төннәрен ясый,
Бүләкләрен калдыра.
Яңа ел бәйрәменә ий тырыша, булдыра! 
Агарган агачларда
Асыл ташлар ялтырый.
Ул кышның осталыгы,
Барысы да табигый.
Чаңгылар күптән әзер,
Алар карга сөенә.
Тауларда чана тоткан
Малай-кызлар күренә.
Бизәлгән чыршы тора, 
Үз яннарына тартып.
Әйләнә-тирә йөри, 
Елмаеп, яше-карты.
Әйе, кыш күптән килгән! 
Мин генә сизмәгәнмен.
Каршылыйк матур итеп
Яңа ел бәйрәмнәрен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев