Гүзәлия Хамматова — «Кыш бабай бүләкләре»
Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез
Гүзәлия Хамматова
Кыш бабай бүләкләре
Кыш бабайның килүен бит
Мин дә сагынып көтәм.
Бар җиһанга ишеттереп,
«Тынычлык» теләп үтәм.
Кыш бабабыз теләкләрнең
Барын да теләп үтә.
Аның ел саен килүен
Күңел барыбер көтә.
Тезә чыршылар астына
Төрле-төрле бүләкләр.
Бүләкләрдән кадерле
Язылган һәр теләкләр.
Иртә-кичен мин сөенеп,
Укыйм ул теләкләрне.
Кыш бабайдан өмет итәм
«Саулык» дигән бүләкне.
Саулык булса, бар да була.
Пешерәм бәлеш, коймак.
Оныкларны сыйлыйм шулай
Ашыйлар баллап, майлап.
Кыш бабайга рәхмәт әйтеп,
Тәмләп чәйләр эчәбез.
Киләсе елга да аның
Килүен без көтәрбез.
Балаларга төрле тәм-том
Уеннар килә алып.
Ел буе бергә уйныйбыз,
Сөенеп, хәйран калып.
Каян белә, кемгә нәрсә
Кирәк алып килергә???
Хәтере дә әйбәт икән,
Онытмый бит һич бер дә!!!
Кемгә — айфон, кемгә — планшет
Ничек алып өлгерә?
Төн чыкканчы балаларга
Өләшеп тә бетерә.
Тәмле чәйләр һәм кәнфит тә,
Калдырып китә әле.
Ел буе сагнып сөйләрбез
Озакка җитәр әле!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев