Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Гүзәлия Исламова - "Әйтер сүзем юк..."

Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Заманалар авыр, диләр ,
Ул кайчан җиңел булган?...
Әнкәйләрнең балачагы
Юклык, ачлыкта узган.

Авыр, диеп зарланабыз -
Авыр ул ничек була?...
Һәр таңыбыз тынычлыкта ,
Тук тамак белән туа.
Шулмы ул авыр була??

Кияргә киемнәр юкмы?-
Шкафлар шыплап тулган.
Әнкәйләрнең яшьлекләре
Чабата киеп узган....

һәр ашауга яңа кирэк ,
Иске ипи - кәҗәмә.
Әңкәй кадерли икмәкне ,
Ашап үскәч кәлҗәмә.

Авыр заман шул буламы ?
Җәяү йөрми балалар.
Патша җәяү йөргән җиргә
Машинада баралар...

Керләрне юа машина ,
Суны да ташыйсы юк.
Йорт саен өч-дүрт суыткыч ,
Бүлмә саен ноутбук...

Авыр, диеп зарланганга
Әйтергә дә сүзем юк...

Гүзәлия Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев