Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Яңа Мәлкән авылында якташ шагыйрьләр белән очраштылар

Чара 21 март — Бөтендөнья шигърият көненә багышланган иде

 

Яңа Мәлкән авыл мәдәният йортында «Якташлыкка чикләр юк» дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәне тумышы белән Яңа Бикчәнтәйдән булган үзешчән шагыйрә Галия Шакирова, Яңа Мәлкән авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсәния Камаева, Яңа Мәлкән авылы китапханәчесе Зөлфия Равилова алып бардылар.

— Чарада авылдашыбыз Галия Шакированың иҗатташ дуслары — Яр Чаллының «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары Разиф Дәүләт Бикбаулы, Фәридә Сәхәбиева, Гүзәлия Исламова, Айрат Шәйхетдинов, Илгизәр Әхмәтханов, Зәбир Хәлимов, Түбән Камада яшәп иҗат итүче якташыбыз Инзилә Галиуллина катнаштылар. Шулай ук тумышы белән Яңа Бикчәнтәйдән булган Инсаф Кашапов үзенең кызыклы хикәяләре-шигырьләрен эченә алган яңа китабын тәкъдим итте. Кичә тамашычылар күңеленә хуш килерлек иҗади номерларга бай булды. Килгән кунаклар җирлегебез тарихына багышланган музей белән дә зур кызыксыну белән таныштылар, — дип хәбәр иттеләр Яңа Мәлкән авылыннан.

Фотолар ТР Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылы мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев