Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Язучының сүзе яшәр мәңге

Язучы халкы якты җылы, күңеле юктыр бер кере, гомере өзелсә дә язучының сүзе яшәр озак еллар тере. Фәнзаман Баттал, син шундый язучыларның берсе.

Корбан ГАЛИЕВ, Түбән Кама

Фәнзаман абый гомеренең матур вакытларын авырлыкларда уздырды ул. 1939 елның 16 февралендә елмаеп тудың Минзәлә җирендә.Ятим үстең, ачлыкны җиңдең, юрганыңа карап аягыңны суздың син. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күп күрде.Өлешеңә тигән көмешеңдер, ачысын күп тойдың яшьләрнең, тешеңне кысып түзгән чакларың булды. Син әнә шуларның барысын да күңелең аша кичердең. Нинди генә авырлыклар күрсәң дә, өметеңне өзмәдең. Раббыбыздан ярдәм сорадың кул күтәреп, әмма ләкин авырлыкларыңны читкә чәчмәдең. 

Фәнзаман абый, синнән өйрәндек аерырга акны карадан. Без синең белән ярты гасыр туганнарча дус булып яшәдек. Безнең төннәр буе сөйләшеп чыккан вакытлар еш булды. 

Борчак, шалкан урлаган вакытларны сөйләдең…

Бар да узды, Фәнзаман абый, башыңнан. Уйламаганда, көтмәгәндә 2015 елның августында, безне ятим калдырып, бакыйлыкка күчте Фәнзаман абый. 
Кул күтәреп, искә алып, дога кылыйк әле, дуслар, Фәнзаман Баттал рухына. Шөкер итеп яшик Раббыбыз бүләк итеп биргән һәр көнгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев