Әдәбият һам сәнгать

Җиңү көне

Алсу Мирсалихова

 

Якынлаша тиздән Җиңү көне,

Май бәйрәме җитә янәдән.

Олуг бәйрәм һәрбер кешегә

Алып килсен тыныч иртәләр.

Җиңу көне - күптән көтеп алган

Озын юллар үткән еллардан.

Күпме сагыш, күз яшьләре аша

Килеп җиткән безнең көннәргә.

Сугыш-афәт, кабатланмасын ул.

Тынычлыкта үтсен гомерләр.

Шау чәчәккә күмелеп яшә, илем.

Чынга ашсын безнең теләкләр.


Нет комментариев