Казандагы Җырчы Җәкәү җортында Минзәлә керәшеннәре концерт күрсәтә
Анда Минзәлә районының «Мәлкәнәй», «Туганайлар» фольклор ансамбльләре, талантлы үзешчәннәре катнашачак.
Я.Емельянов исемендәге үзәктә Минзәлә керәшеннәре декадасы узды. 11-21 ноябрь көннәрендә якташларыбыз халыкны Минзәлә ягындагы керәшен авыллары, аларның тарихы һәм хәзергесе, йола һәм бәйрәмнәре, уңган кешеләре, ул яктан чыккан күренекле кешеләр белән таныштырдылар.
Минзәлә керәшеннәре декадасын йомгаклау хөрмәтенә оештырылган матур концерт 21 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә Казан шәһәре, М.Худяков ур., 11 йортында (Җырчы Җәкәү җорты) булачак.
Чын керәшен, халык җыруларын тыңлап, аралашып, карендәшләрнең уңышларына сөенеп бергәләп бәйрәм итәргә килегез! Концертка керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев