КӨЗ
Әдәбият һам сәнгать

КӨЗ

Сәхия ФЕДОТОВА

Ал, шәмәхә, зәңгәр төсләр
Кала ямьле җәйләрдә.
Муеныма туры килә
Кызгылт шарф бәйләргә.

Гәрәбәдәй сары күлмәк
Киеп куям остемә.
Могҗизаларга сәләтле —
Ышанам үз көчемә.

Түшемдәге муенсалар
Шәфәкъ кызыллыгыдай.
Озын җирән толымнарым
Кызлар кызыктырырдай.

Аягымдагы чүәгем
Сәйлән белән чигелгән.
Алтын көзнең бар хикмәте-—
Җиргә муллык сибелгән.

Күрәмсез, күркәм күренәм
Ал, шәмәхә төсләрсез.
Киек казлар китеп бара
Тезелешеп җепләрсез.

Сары яулыгымны болгыйм
Китеп барган казларга.
Тезелешеп кайтыгыз сез
Туган илгә язларда.


Нет комментариев