Май ае
Автор: Алсу Мирсалихова
Яратам мин май аен.
Тышта кошлар сайравын.
Үләннәрнең үсүен.
Җылы җилләр исүен.
Май ае~гөлләр ае,
Табигать уянуы.
Туган җирләрен сагынып
Читтән кошлар кайтуы.
Яратам мин май аен,
Чөнки шунда туганмын.
Матурлыкка сокланып
Җырга-моңга чумганмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев