Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

«Минзәлә» газетасы делегациясе Тукай районының Малтабар авылына барып кайтты

Шагыйрь Рәшит Гәрәй хакында хәтерне кече ватанында кадерләп саклыйлар

Якташ шагыйребез Рәшит Гәрәйнең тууына 95 ел тулу уңаеннан «Минзәлә» газетасы журналистлары Дилфас Галиев, Илшат Вагыйзов, элеккеге хезмәттәшебез «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева Малтабар авылына барып кайтты.

Әлеге авлының имам-хатыйбы, элеккеге Минзәлә һәм Тукай районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас тарафыннан Рәшит Гәрәйның иҗади мирасын саклау буенча зур эш башкарылган. Элеккеге мәктәп бинасындагы авыл музееның бер өлешендә шагыйрьгә багышланган экспозиция булдырылган. Биредә уникаль экспонатлар: Рәшит Гәрәйнең куен дәфтәрләре, шәхси китапханәсеннән китаплар (шул исәптән дус язучы-шагыйрьләрнең автографлары белән бүләк ителгәннәр), хәтта күлмәкләре саклана. Аларны музейга Рәшит Гәрәйнең тормыш иптәше Мөнирә ханым бүләк иткән.
«Минзәлә» газетасы редакциясе шулай ук Малтабар авылының мәчете белән дә танышып чыкты һәм Рәшит Гәрәйнең каберен зиярат кылды.

Очрашу барышында Җәүдәт хәзрәт, Дилфас Галиев, Лениза Якиева Рәшит Гәрәй хакында истәлекләр белән уртаклаштылар, аның уникаль талантка ия булган шагыйрь булуын билгеләп үттеләр.

безнең өстәмә

1930 елдан Малтабар Минзәлә районы, ә 1984 елдан башлап, Тукай районы составына керә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев