Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә педагогия көллиятендә Муса Җәлилгә багышланган шигырь укучылар конкурсы узды

Муса Җәлил мемориаль музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу уңаеннан, Минзәлә педагогика көллияте укучылары һәм студентлары арасында бөек татар шагыйре әсәрләрен укучылар конкурсы узды.

— М.Җәлил шигырьләре фашизмга каршы дәһшәтле көрәштә катнашкан миллионлаган совет кешеләренең күңел матурлыгы турында сөйли. Бөек татар шагыйренең иҗатын һәм истәлеген кадерләр балаларны күрү бик күңелле. Җәлил шигырьләре рус, татар, инглиз һәм француз телләрендә яңгырады, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Муса Җәлил мемориаль музее мөдире Энҗе Данилова. 

Жюрида танылган татар шагыйре, диплом лауреаты Рәшит Гәрәй, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Надежда Пучкова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева, ТР атказанган артисты Әлфидә Теряева катнашты.

Укучылар һәм студентлар жюри әгъзалары укыган шигырьләрне ишетә алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев