Минзәлә районы фольклор ансамбльләре Актаныш районында Авыл көнендә катнаштылар
Түбән Яхшыйда бәйрәмне чыгышы белән Мәлкәннән булган легендар педагог истәлегенә багышладылар.
Минзәлә районы «Мәлкәнәй» (Яңа Мәлкән авылы) һәм «Мөшеге чишмәләре» (Татар Мөшегесе) халык фольклор ансамбльләре Актаныш районы Түбән Яхшыйда оештырылган Авыл көнендә катнашып кайттылар.
— Әлеге чарага чакыруларының сәбәбе — Түбән Яхшыйда Авыл көнен тумышы белән Иске Мәлкәннән булган Александра Иван кызы Сизова хөрмәтенә багышладылар. Гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган Сания апага (Яхшыйда аны шулай дип йөрткәннәр) 29 июнь көнне 100 яшь тулыр иде. Шуңа күрә Авыл көнен дә нәкъ шушы көнне үткәрергә булганнар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» «Мәлкәнәй» ансамбле җитәкчесе Светлана Упаева.
Минзәлә районыннан ансамбльләрне Александра Сизованың улы, эшмәкәр Ильяс Мирзаянов чакырган булган. Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова билгеләп үткәнчә, Ильяс Мирзаянов та заманында укытучы булып эшләгән һәм «Әнәк» агрофирмасы «Мөшеге» бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрдановны укыткан. Камил Шәймәрданов үзенең элеккеге укытучысына Авыл көненә «Мөшеге чишмәләре» ансамблен чакырырга тәкъдим иткән.
— Бәйрәмдә чыгыш ясап, Татар Мөшегесе һәм Түбән Яхшый авыллары арасында тарихи бәйләнешләр хакында сөйләдем. Беренчедән, элек Мөшегедә ярминкә булган, яхшыйлылар шунда әйбер сатарга, сатып алырга килә торган булганнар. Икенчедән, бүген дә әлеге авыл кешеләре безнең «Шифа» чишмәсенә су артыннан килеп йөриләр. Һәм, ниһаять, безнең ансамбль өчен костюмнарны теккән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган модельер Руслан Габов та нәсел җепләре белән Түбән Яхшый авылы белән бәйле, — диде Әлфия Әхмәтова.
Керәшен халык җырларын тәкъдим иткән «Мәлкәнәй» һәм татар халык җырларын башкарган «Мөшеге чишмәләре» артистларының чыгышлары бәйрәм кунакларының күңеленә хуш килде. Мәдәни программада катнашудан тыш, Минзәлә районы вәкилләре Түбән Яхшый авылының тарихына, күренекле кешеләренә багышланган музей белән дә танышканнар.
Бәйрәмдә шулай ук Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Яр Чаллыдан Ринас Әхмәтов, Түбән Камадан Илһам Хисмәтуллин, Минзәләдән Ленар һәм Илсинә Миңнемуллиннар да катнашкан. Чыгышы белән Түбән Яхшый авылыннан булган Илһам Хисмәтуллинның да Минзәлә районы белән бәйләнеше бар икән. Бертуганнарының берсе Рамия ханым заманында Мәлкәндә почта бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, бүгенге көндә Коноваловкада яши; икенчесе, Рушания ханым — Татар Мөшегесе авылында яши, Россия Федерациясенең Мактаулы гомумбелем хезмәткәре. Түбән Яхшыйда узган бәйрәмдә Рушания Хисмәтуллина «Мөшеге чишмәләре» ансамбле белән бергә чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев