Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә районыннан Венера Дадина халыкара шигырь конкурсында лауреат булды

Конкурс онлайн-форматта узды

Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Венера Дадина «Чаллы өстендә аккошлар — 2024» халыкара әдәби бәйгесендә җиңүчеләр исемлегенә керде.

Венера ханым «Татар телендә ирекле тематикага язылган шигърият» номинациясендә 26 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булды.

— Конкурста катнашырга яхшы дустым, чыгышы белән безнең авылдан булган талантлы җырчы композитор, җырчы Гөлсөяр Садыйкова тәкъдим итте. Аңа нык рәхмәтлемен. Әлбәттә, җиңчеләр исемлегенә кергәч, бик шатландым, — диде Венера Дадина «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә.

Әлеге конкурс Россия язучылары берлеге, Татарстан Язучылар берлеге, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, «КАМАЗ» мәдният сарае тарафыннан үткәрелде.

Түбәндә Венера Әнвәр кызының шигырьләрен тәкъдим итәбез.


Гаилә иминлеге

Бу дөньяга аваз салу белән
Мәхәббәткә мохтаҗ җаныбыз.
Гаилә назын күкрәк сөте аша
Сизә, тоя безнең каныбыз.
Кулларына алып яратканда
Без тоябыз әнкәй сулышын.
Гомер буе саклап киләбез без
Әнкәй кулларының җылысын.
Гаилә кочагында әкрен генә
Тормыш баскычларын саныйбыз.
Ә бу сүзнең кадерен, олылыгын
Әти-әни булгач аңлыйбыз.
Һәр гаиләнең була үз шөгыле,
Үзе генә белгән кызыгы.
Үз серләре, үз гореф-гадәте,
Үзенчә пешергән ризыгы.
Табак-савыт шалтырамый тормый,
Гаилә булгач, төрле чак була.
Кулга-кул тотынып яшәгәннәр
Гомер диңгезендә нык тора.
Гаилә булгач, кирәк барысы да:
Машинасы, фатир, җиһазы.
Башкалардан ким булмасын дибез
Бала киеме, дәфтәр, китабы.
Бер минут та туктап тормый тормыш,
Йөгерәбез, кабаланабыз!
Арбасыннан төшеп калмас өчен,
Берөзлексез алга чабабыз..
Вакыт җитми, бергәләп утырып,
Гаилә белән чәен эчәргә,
Мактау, хуплау көткән балабызга
Бер җылы сүз әйтеп үтәргә...
Кирәк түгел алтын-көмешләр дә,
Йөреп була гади күлмәктән.
Гаилә иминлеге кадерлерәк
Дөньядагы барлык ләззәттән.
Гаиләнең нигезе-эчкерсезлек,
Шәфкатьлелек, ихтирам, хөрмәт.
Гаилә- юатучы, яратучы,
Гаилә- шатлык, гаилә-ул терәк.


Чын бәхет

Язмышлар, язмышлар...
Бүләбез кешеләр
Тормышын
Икегә: Бәхетле...
Бәхетсез...диябез
Язмышын...

Һәрчак шат күңелле,
Ул бик тә бәхетле
диябез.
Ә баксаң, бәхетсез...
Белмибез, күрмибез,
икән без.

Гел уйчан, сөйләшми,
Ник болай телсез, дип,
сүгәбез.
Йөрәге сагыштан
Сызлавын, кайсыбыз
сизәбез?

Кайвакыт карыйсың,
Гап-гади ак әби-
Бәхетле!
Эзләми ерактан,
Каф таулар артыннан
Бәхетне...

Чын бәхет югала,
Хисапка корылса
Яшәвең.
Сарылса мәңгелек
Сагышка-
Җан кебек сөйгәнең...

Чын бәхет омтылмый
Каядыр еракка
Качарга...
Саф калеб әзер шул
Бәхеттә мәңгегә
Янарга.

Таң шәүләсе

Кырыс көзнең могҗизасы булып,
Таң шәүләсе тора алланып...
Табигатьнең матур мизгеленә
Карап тордым, хәйраннар калып...

Җәен, никтер, мондый матурлыкның
Кадерен белеп бетермибез.
Эссе Кояш белән качыш уйнап,
Күләгәле урын эзлибез...

Инде салкын «үкчәбезгә баскан»,
Алда көтә карлы бураннар...
Җылы җәйнең җылы истәлеген
Саклап калган безгә ал таңнар...


Яңа ел килә.

Купшы урамнар белән,
Якты хыяллар белән,
Яңа бураннар белән
Яңа ел килә!
Ыгы-зыгы һәр җирдә,
Гөрли базар, кибетләр,
Ашыга кыз, егетләр...
Яңа ел килә!
Берәүләр эзли бүләк,
Кемгәдер яңа күлмәк...
Матур булырга кирәк!
Яңа ел килә!
Яңа карлары белән,
Яңа таңнары белән,
Барлык җиһанны иңләп,
Яңа ел килә!
Хыяллар диңгезеннән,
Вакытын белеп кенә,
Нәкъ сәгать уникедә
Яңа ел килә!
Хәерле таңнар булсын!
Тынычлык алып килсен!
Җиргә бәракәт иңсен!
Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев