Минзәлә шәһәре гимназиясе базасында «Илһам» яшь иҗат итүчеләр түгәрәге эшли
Түгәрәк әле беренче елын гына эшли, анда татар телендә шигырь язарга теләге, таланты, мөмкинлеге булган балалар йори. Укучыларның кызыксынып йөрүләре, яңалыкка омтылышлары, җир тырмашып шигырь юллары язарга теләүләре күңелләрне сөендерә! Алда безгә иҗади уңышлар, тел байлыгы, матур иҗат җимешләре насыйп булсын иде! Сезнең игътибарга үзебезнең берничә иҗат җимешебезне тәкъдим итәбез! Түгәрәк җитәкчесе Фәнилә Ибраһимова.
Әминә ШИГАПОВА,
4 нче сыйныф
Сугышта бар бер батыр,
Танк атар — ул ятыр.
Зур батырлыклар эшләр,
Җиңү белән ул кайтыр!
Безнең өчен көрәшеп,
Җиңүче дә ул булыр!
Камиль ВАЛИЕВ,
4 нче сыйныф
Рәхмәт сезгә, геройлар!
Безне саклаган өчен!
Безне яклап сугышларда
Утларга кергән өчен!
Без сезне онытмабыз
Батырлык кылган өчен!
Сезне белер тирәлек:
Батыр даны — мәңгелек!
Дамир ИШИМБАЕВ,
3 а сыйныф
Сугыш башланды —
Килде немецлар.
Илне тиз генә
Алмак булдылар.
Безнекеләр күп —
Немец курыкты.
Түзә алмады —
Иленә олакты!
Идрис ИШИМБАЕВ,
4 нче сыйныф
Без белмибез, ничек сугыш булган,
Кан коелган, кешеләр үлгән.
Ул котычкыч атыш вакытында
Күп кеше хәбәрсез югалган.
Кемнәрнеңдер хәтта кабере юк,
Батыр дигән исеме булса да.
Хәтер генә барлый андыйларны
Тарих битләрендә булса да.
Ясминә ФЕДОТОВА,
3 а сыйныф
Минем бабамның бабасы
Сугышта һәлак булган.
Куркыныч атыш булганда,
Ул хәбәрсез югалган.
Хәзер бабамның исеме
Ташка язып куелган.
Герой булып, үлмәс булып,
Күңелләргә уелган.
Әдилә ФЕДОТОВА,
5 а сыйныф
Бәхетле матур тормышны
Бабайлар яулап алган.
Иле өчен, халкы өчен
Алар башларын салган.
Байтак дистә еллар инде
Җиңү бәйрәм итәбез.
Тынычлык булсын җирдә, дип
Көн дә теләк әйтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев