Әлеге сертификатны аңа Казахстанда тапшырдылар.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казахстанның Актау шәһәрендә узган III Халыкара "ABISH ALEMI" театр фестивалендә катнашты. Коллектив фестивальдә Ф. Буләковның "Сөясеңме,сөймисеңме" трагикомедиясен күрсәтте.
Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин Карт роле өчен "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә 500 мең теңге сертификат белән бүләкләнде.
Нет комментариев