Минзәлә театрында III Бөтенроссия «Ләкләк» бэби-театрлар фестивале узды
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә театрында III Бөтенроссия «Ләкләк» бэби-театрлар фестивале узды

Өч көн эчендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Ижау шәһәрләреннән, шулай ук Татарстанның Минзәлә, Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән сигез театр коллективы балаларга спектакль күрсәтүдән тыш, экспертлар белән фикер алышып, киңәшләр дә алды.

«Ләкләк» Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале Минзәләдә инде өченче тапкыр уздырыла. Спектакльләрнең төп тамашачысы — балалар (спектакльнең яшь чикләүләреннән чыгып, балалар бакчалары нәниләре дә, башлангыч сыйныф укучылары да карады спектакльләрне), экспертлар һәм театр коллективлары булды, чөнки башка театрларның иҗат җимешләре коллегаларына да кызыклы.

Бэби-фестиваль в театре
Быелгы фестивальнең бурычы — иң кечкенә балалар өчен сәнгатькә төрле карашларны җентекләп тикшерү иде, ди театр директоры Фаяз Хизбуллин. Чыннан да, нәни тамашачылар өчен куелган спектакльләр үзләренең төрлелеге белән аерылып торды. Актерлар уены, мимика һәм хәрәкәтләр, костюмнар, реквизитлар, утлар, тавыш һәм авазлар, башка заманча технологияләр белән баетылып эшләнгән иде. Ләкин һәр спектакльнең максаты бер — балаларның танып белүен үстерү, тәрбияләү һәм театрга мәхәббәт уяту. 

Спектакль в малой сцене

Спектакльләр арасында фестивальнең сәнгать җитәкчесе Алмаз Садриев, жюри рәисе, продюсер, «КУКАРТ» фестивале Президенты һәм директоры Давид Бурман белән берлектә бэби-театрда режиссура, актерлык һәм заманча технологияләр куллануга багышланган семинарлар сериясен үткәрделәр. Сүз уңаенда, Минзәлә театры фестивальдә күрсәткән «Гармония. Төсле фантазияләр» бэби-спектакльнең режиссеры да Алмаз Садриев. 

Зрители- воспитанники детских садиков

Фестивальдә катнашкан һәр театр коллективы Диплом һәм татар халкының милли ризыгы чәкчәк белән бүләкләнде.

Все участники получили подарки

Шулай ук фестиваль кунаклары тарихи шәһәребез белән дә танышты. 

—Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре белән берлектә кунаклар белән театрдан җәяүләп Изыскательләр бистәседә күтәрелдек, спорт объектларын карадык, соңыннан Екатерина күперенә, елга буена сәяхәт кылдык. Урта махсус уку йортларын, мәчет белән соборны карадык, шәһәр үзәгендә булдык. Ә соңыннан инде кунакларны үзебезнең сулыкларда тотылган елга балыкларыннан пешергән тәмле уха белән сыйладык. Фестивальнең үзеннән дә, безнең кунакчыллыктан да канәгать булып киттеләр, — ди Минзәлә театры директоры Фаяз Хизбуллин.


Нет комментариев