Спектакльнең премьерасы 30 июнь көнне була.
Бүгенге көндә режиссёр, язучы, журналист Александр Далматов Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повесте буенча (инсценировка авторы — Алсу Хәбибуллина) «Сәхи(я)» спектаклен чыгару белән мәшгуль.
Александр Далматов тамашачыга М. Мәһдиев әсәре буенча куелган «Кеше китә — җыры кала», Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» телевизион сериаллары аша яхшы таныш. Ул — әлеге фильмнарның режиссеры.

«Сәхи(я)» спектаклендә Сәхия язмышы аша бөтен бер чор — көчле хатын-кызлар язмышын чагылдыра. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, яшь Сәхия исән калу һәм гаиләсен яклау өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичә. Ул үз өстенә ир-ат җаваплылыгы алырга, көч белән эш итәргә мәҗбүр була.
Режиссер, артистлар, бөтен команда күңелләрен салып эшләгән иҗади процессның нәтиҗәсен премьерада күрәчәкбез.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте » проекты кысаларында чыгарыла.
Фотолар театр сайтыннан.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев