Минзәлә театрында Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм фестиваль уза
Урта махсус уку йортларының театр коллективлары арасында узучы әлеге Республикакүләм фестивальнең йомгаклау өлешенә 6 театр коллективы сайлап алынды.
Минзәлә театры үзенең милли җанлы җитәкчесе исемен мәңгеләштерүне максат итеп куеп, Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм урта махсус уку йортларының театр коллективлары фестивален оештырды. 28 ел дәвамында Минзәлә театрының җитәкчесе булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты Роберт Шәймәрданов үзе директор булып эшләгән вакытта ук балаларны, яшьләрне театрга тарту, аларда мәдәнияткә, сәнгатькә, телгә мәхәббәт уяту буенча шактый эш башкарган җитәкче. Һәм бүген дә театр коллективы бу юнәлештә уңышлы эшләвен дәвам итә. Алдагы елларда Роберт Шәймәрданов исемендәге мәктәп театрлары фестивален гамәлгә куйган булсалар, быел бу фестивальне урта махсус уку йортлары арасында уздырырга булганнар.

Фестиваль ике көн дәвамында барачак. Анда Минзәлә, Тукай районнары һәм Әлмәт шәһәреннән килгән урта махсус уку йортларының театр коллективлары мәртәбәле жюри һәм тамашачы алдында артистлык осталыкларын сынап караячак.

Минзәләдә өч урта махсус уку йорты бар һәм шунысы сөенечле: фестивальдә аларның өчесе дә татар телендә үзләре әзерләгән спектакльне күрсәтәчәк. Шулай ук фестивальдә Ленар Миннимуллин җитәкләгән Рөстәм Муллин исемендәге "Сәяр" балалар театры һәм киностудиясенең талантлы артитслары да Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану” музыкаль драмасын тәкъдим итәчәк.

Фестивальне ачу тантанасында катнашкан Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев килгән кунакларны район башлыгы исеменнән кайнар тәбрикләде, һәр коллективка уңышлар теләде.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Фаяз Хизбуллин исә әлеге республикакүләм фестивальне уздыруда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән уздырылуын әйтте һәм аларга рәхмәтен белдерде.

Фестивальдә кунак буларак Роберт Шәймардановның балалары һәм оныклары да чакырылган иде. Тормыш иптәше Гөлфәния Шәймарданова фестивальдә катнашучы һәр балага баллы күчтәнәчләр, ә җитәкчеләренә калфак һәм изү бүләк итте.

Минзәлә медицина училищесы коллективы фестивальне Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе белән ачып җибәрде.

Фестивальне ябу тантанасы 2 апрель көнне була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев