Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә үзәк китапханәсендә Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу кичәсе булды

Кичә күңелле һәм күтәренке бәйрәм рухында узды.

Очрашуда шагыйрә Әлфия Ситдыйкова үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде, очрашуга килгән кунакларның бик күп сорауларына җавап бирде, бу, үз чиратында, шагыйрәнең укучылары белән аралашу даирәсен киңәйтте һәм иҗатын киңрәк танытырга ярдәм итте. 

Чара төрле иҗади чыгышлар белән аралашып барды. Китапханәчеләр шагыйрәнең яшь чагы күренешләрен сәхнәләштерделәр, бу тамашачылар өчен кызыклы тәҗрибә булды. Җырчы-композитор Флүрә Талипова шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Әйтеп үтелгән номерлар кичәгә тагын да ямь өстәде, тамашачылар күңеленә хуш килде.

Әлфия Ситдыйкова:
—Минзәләлеләр беркайчан да иҗатка битараф калмыйлар. Минзәләнең үзендә дә, авылларда да әдәбият-сәнгать кешеләре белән еш очрашып торалар.Һәр басылып чыккан китапны тиз арада укучылар күңеленә тоташтыру өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар. Халыкара хатын-кызлар көне һәм яңа китапларым басылып чыгу уңаеннан районара үзәкләштерелгән китапханә директоры Резедә Ягафарова үзе очрашуга чакыргач, бик шатланып ризалаштым. Китапханәче дусларым да бик нык әзерләнеп көткәннәр. «Дөнья тәгәрмәче» китабыннан өзекне дә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Иҗатташ дустым Флүрә Талипованы да чакырганнар. Ул минем сүзләргә язылган җырларны башкарды. Иҗатым хакындагы җылы сөйләшү җырлар белән үрелеп барды. Әлеге ихлас, эчкерсез чара һәрберебезнең күңеленә һуш килде. Китапханә директоры Резедә Ягафаровага, шәһәр һәм авыл китапханәчеләренә, «Сибелә чәчәк» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларына, берләшмә җитәкчесе Наҗия Пучковага, әдәбият сөючеләргә бик зур рәхмәт! Күңелгә иҗат дәрте, илһам салучылар булганда, каләм язуын дәвам итәр, Алла теләсә! Бүләк итеп биргән чәчкәләрегез, күчтәнәчләрегез өчен дә рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев