Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Минзәләдә Тукайга багышланган шигырь укучылар конкурсы узды

Конкурста төрле милләт һәм төрле буын вәкилләре катнашты.

Минзәлә үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан «Тукай — безнең йөрәкләрдә» дигән шигырь укучылар конкурсы үтте.

Катнашучылар арасында Тукай шигырьләрен татар һәм рус телләрендә башкаручылар да, аның шигырьләренә язылган җырларны җырлаучылар, шагыйрьнең әсәрләрен укыган кешеләр дә бар иде.

Төрле номинацияләрдә чыгыш ясаучыларны мөхтәрәм жюри: «ТАТМЕДИА» АҖ «Минзәлә-информ» филиалы «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмә җитәкчесе Пучкова Наҗия, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы — Хәммәтуллина Гүзәл Рәхимулла кызы, 1 нче урта мәктәп татар теле укытучысы Гайнуллина Лилия Әхәт кызы бәяләде. Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев