Минзәләдә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды
Бәйрәм концертын карарга тамашачы зал тулып килгән иде.
Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсувар хатын-кызларны ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итте. Уллары, тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әниләренә, тормыш иптәшләренә әйткән аерым рәхмәтен, матур теләкләрен тамашачылар кул чабып хуплады.
Концертта район мәдәният йорты сарае иҗат коллективлары, ветераннар хоры, районыбыз баянчылары, педагогика көллияте коллективы, балалар сәнгать мәктәбе балалары һәм килгән кунаклар — Ленар Миннемуллин, Лилия Шәймөхәммәтова үзләренең иҗади номерлары белән тамашачыларда бәйрәм кәефе тудырды.
Концерт ахырында педагогия көллияте егетләре нәфис затларга яз чәчәкләре — ләләр бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев