28 июнь көнне якташыбыз, танылган язучы Габедлхәй Сабитов (1931-1995) тууына 95 ел булды
Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылы китапханәсендә «Әдәби хәзинә» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән язучы, драматург Габделхәй Сабитовның тууына 95 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде.
Китап укучылар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Китапханәче Зинфира Гарифуллина китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чарада катнашучылар авторның китапларын уку өчен өйләренә алып кайтып киттеләр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев