Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Рафис Мәүҗиев - "Сагыну"

Минзәлә районы язучы һәм шагыйрьләренең иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Сагыну


Агылдык калага,
Хыялга тагылып...
Ә күңел гел сыкрый
Авылны сагынып!
Җиләкле аланнар,
Чәчәкле болыннар
Авылга әйдәкли,
Күңелдән китмичә!
Беренче әйтелгән
Сабыйчак сүзләре,
Туфракка уелган
Балачак эзләре...
Беренче мәхәббәт –
Тыкырык чатлары...
Яшьлекнең дәрт тулы
Бәхетле чаклары...
Айлы төн, алсу таң,
Сандугач җырлары,
Диңгездәй башаклы
Киң басу кырлары.
Күңелләр ашкына,
Күңелләр талпына
Туган җир куенының
Җылысын тоярга.
Алдына тезләнеп
Күз яшен коярга.
Тик язмыш киртәли
Кирегә юлларны...
Җитми шул дәрманнар
Җиңәргә аларны.

          Рафис Мәүҗиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X