Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында яңа — 89нчы театраль сезон ачылды
Тамашачыларга Әнгам Атнабаев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Ул кайтты» драмасы тәкъдим ителде. Минзәлә театры сәхнәсенә аны режиссер Эдуард Шахов чыгарды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Театр сезоны ачылу — ул артистлар өчен генә түгел, ә тамашачы өчен дә зур бер вакыйга, бәйрәм булып тора. Әлеге вакыйганың шаһиты булырга, яраткан артистларының уйнавын карарга тугры тамашачы, гадәттәгечә бу юлы да зал тулып килгән иде.
«Ул кайтты» спектакльнең темасы бүгенге көнгә аваздаш тема: сугыш, имгәтелгән язмышлар, яралы тән һәм яралы йөрәкләр, ятим балалар, кара кайгыдан саташу дәрәҗәсенә җиткән аналар... Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалып, чит илләрдә рәхимсез әсирлек, авыр юл газапларын кичергән каһарманның кайтуы аның гаиләсе, авылдашлары өчен тетрәндергеч вакыйгага әверелә.
Сезон ачылуның тантаналы өлеше котлаулардан башланды. Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева театр коллективын район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән сезон ачылу белән тәбрик итте. Театрга күптән түгел генә билгеләнгән җитәкче Фаяз Хизбуллинга да «данлыклы, яраткан театрыбыз алга таба да сезнең җитәкчелектә яңадан яңа уңышларга, яңа үрләргә ирешер дип өмет итәбез» дигән теләкләрен җиткерде.
Фаяз Хизбуллин үз чыгышында исә һәр спектакльне яратып кабул иткән, театрга тугры булып калган тамашачыларга, дусларына рәхмәт әйтте. Театр белән озак еллар җитәкчелек иткән Роберт Шәймардановны да рәхмәт сүзләре белән искә алды. Залда бу сезон ачылуда инде тамашачы буларак утырган театрның элеккеге директоры Илнур Гайниев адресына да шаяртып һәм якын итеп рәхмәт сүзләрен юллады.
Узган сезон нәтиҗәләре буенча театр артистларын бүләкләү өлешендә Фаяз Хизбуллин сәхнәгә Илнур Гайниевны чакырды. Бүгенге көндә Г.Кариев исемендәге яшь тамашчы театры директоры булып эшләсә дә, әле күңеле белән Минзәләдә икәне сизелеп тора. Сәхнәдәге чыгышын да ул «хөрмәтле коллективым, хөрмәтле тамашачылар» дип яратып һәм үз итеп әйтелгән сәламләү сүзләреннән башлады.
—Билет алып килгән тамашчылар бәлки театр җитәкчелеге алмашынганын белми дә калгандыр. Күреп торасыз, бүген хәерле сәгатьтә театр коллективы 89нчы иҗади сезонга яңа җитәкче белән кереп китте. Үзем әле мин шушы театрдан китмәгән дә кебек. Дүрт ел шушы коллектив белән шушы сәхнәдә матур итеп эшләргә насыйп булды. Бүген кунак буларак сәхнәгә чыкканмын икән инде — шушы иң булган, ныклы, тарихи һәм беркайчан да югалып калмый, алга нинди генә бурычлар куелса да, башкарып чыга торган иң матур коллективка рәхмәт әйтеп баш иясем килә. Җитәкче эше дә җиңелләрдән түгел, Фаяз Гомәровичка да театрның булган данын тагын да ныграк үстереп эшләргә, коллектив белән матур спектакльләр чыгарырга, иҗат итәргә насыйп булсын дигән теләктә калам.
Сезон ачылу тантанасы бүләкләүләргә дә бай булды. Минзәлә театрының рәссам-гримеры Гөлфәния Шәймардановага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Нәтиҗәле һәм фидкарь һөнәри хезмәтләре өчен Минзәлә районы башлыгының рәхмәт хаты белән баш бухгалтер Алинә Хәмитова, директоры урынбасары Алинә Аскарова, рәссам-декоратор Фердинас Бадриев бүләкләнде.
Милләтебез алдындагы олы хезмәтләре, татар халкының мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклауда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты белән артистлар — Илназ Хисмәтуллин, Илдар Халиков, Нәфис Гайнуллин, Зөлфирә Гәрәева, Илсинә Миннемуллина, театрның әдәби бүлеге мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Адиева бүләкләнделәр.
Узган иҗади сезонда төрле номинацияләрдә җиңеп чыккан театр артистлары Рөстәм Авзалов, ТРның атказанган артисты Чулпан Бәдретдинова, ТРның Халык артисты Фоат Зарипов, Илдар Халиков, Илсинә Миннемуллина, Диләрә Зиннурова да тантаналы рәвештә бүләкләрен алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев