Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Шагыйрьләр «Минзәлә-информ» журналистларына китапларын бүләк иттеләр

Яр Чаллыда яшәсәләр дә, якташларыбыз туган яклары белән һәрдаим тыгыз элемтәдә

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Чыгышлары белән Бикбау һәм Куян авылларыннан булган шагыйрьләр Илгизәр Әхмәтханов һәм Айрат Шәйхетдинов «Минзәлә»-«Мензеля» газетасы редакциясендә кунакта булдылар. Илгизәр әфәнде үзенең тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыгу турында шатлыклы хәбәр белән уртаклашты. «Яшим дип яшәр чагым» дип аталган китап әле яңа гына, 2026 елда Яр Чаллыда басылып чыккан. Җыентыкта лирик, фәлсәфи шигырьләр белән беррәттән туган якка карата мәхәббәт, авыл тормышы темаларын чагылдырган әсәрләр дә урын алган. Кереш сүзне филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов язган. Илгизәр әфәнде үзенең китабын редакция журналистларына автографлар белән бүләк итте. Шулай ук Айрат Шәйхетдинов үзенең 2023 елда Татарстан китап нәшриятендә басылып чыккан «Көмеш төн» дип аталган китабын редакциягә бүләк итеп калдырды.

Илгизәр Әхмәтханов, Айрат Шәйхетдинов иҗаты районыбыз шигырь сөючеләре өчен яхшы таныш. Аларның әсәрләре даими рәвештә «Минзәлә» газетасында, безнең интернеттагы мәгълүмат ресурсларында чыгып бара. Шагыйрьләр үзләре дә Минзәлә районында үткәрелүче әдәби чараларда бик теләп катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев