Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Сәхия Авзалова — «Гаилә учагы»

Минзәлә районы шагыйрәләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Гаилә учагы

Гаилә ул шундый изге оя —
Балалары кайта җыелып.
Ата-анага, туган йортка хөрмәт
Хәтерләрдә калган уелып.

Жылы да соң, мамык кебек йомшак
Аналарның кайнар кочагы.
Буыннардан буыннарга күчеп,
Дөрләп янсын Гаилә учагы.

Гаилә корып яши ата-ана,
Бабайлар дә шулай яшәгән.
Гаилә белән бергә иген иккән,
Завод, фабрикаларда эшләгән.

Илгә дошман килсә, ил сакларга
Гаилә белән киткән сугышка.
Көрәшкәннәр соңгы тамчы канга,
Соңгы патрон, соңгы сулышка.

Һәр халыкның бардыр үз кыйммәте,
Йолалары, гореф-гадәте.
Бердәм булган күркәм Гаиләләрнең
Куанычта суга сәгате.

Ата-ананың җылы оясында
Тәгәрәшеп үссен балалар.
Халкыбызның изге йолаларын
Оныкларга бирсен бабайлар.

Яшик җирдә дуслар белән бергә,
Бергәләшеп, зур Гаилә булып.
Балаларның наян авазлары
Яңгырасын, калмасын тынып.

Җылы да соң, мамык кебек йомшак
Аналарның кайнар кочагы.
Сүнмәсен дә, мәңге сүрелмәсен
Гаиләләрнең кайнар учагы.

Сәхия Авзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев