Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Татар Мөшегесе делегациясе Фоат Садриевның юбилей кичәсендә катнашты

Тукай премиясе лауреатына багышланган чара Мөслимдә узган атнада үткәрелде

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылыннан мәдәният йорты директоры Айгөл Таҗкаева, сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова, авыл китапханәчесе Маргарита Сафина Мөслим районы мәдәният йортында Татарстаннын Халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты, легендар шәхес — Фоат Садриевнен 85 яшьлек юбилеена багышланган чарада катнаштылар.

Чарага күренекле шәхесләр, Татарстан Язучылар берлеге, Яр Чаллы, Әлмәт әдәби төркемнәре әгъзалары, әдәбият белгечләре чакырулы иделәр.

— Фоат Садриев әле 2021 елда ук Мөшеге авылында укучылар белән очрашуда катнашкан иде. Шулай ук туры эфирыбыз кунагы буларак та очрашу насыйп булды. Ул үзенең гадилеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Юкка гына аның турыда «татарның Шолоховы» димиләрдер, — дип билгеләп үтте «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә Әлфия Әхмәтова.

Юбилей чарасында Мөслим сәхнәсендә Айгөл Таҗкаеваның кызлары Сәйдә һәм Риананың иҗади номеры белән чыгыш ясавы да Мөшеге авылы вәкилләре өчен зур сөенеч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев