Тауасты Байларда «Нур» халык театры яңа спектакль чыгарды
Әниләр көненә багышланган премьерага җирлектә яшәүчеләр, Минзәләдән кунаклар, шул исәптән ветераннар советы вәкилләре дә килде.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы мәдәният йортында «Нур» халык театры тарафыннан «Олы юлда минем күзләрем» дигән спектакль куелды.
— Әсәрнең авторы — Кама Тамагы районында яшәүче Гөлшат Мөхәммәдшина. Пьеса «Ике аккош» дип атала. Ләкин автор белән киңәшләшеп, без аның исемен үзгәрттек һәм сюжетны яңа персонажлар белән баеттык. Ялгыз әниләр, картлар йорты темасын күтәрүче бик тә мәгънәле спектакль булды, — дип «Минзәлә-информга» хәбәр итте «Нур» халык театры режиссеры Мөслимә Гайниева.
Спектакль карарга килүчеләргә Әниләр көненә багышланган иҗади номерлар да тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев