Тимур Вәҗетдинов иң шәп әсәр язган өчен бүләкләнде
Яшь каләм ияләре арасындагы бәйге ел дәвамында барды
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Минзәлә шәһәренең 1 урта мәктәп, 9М сыйныф укучысы Тимур Вәҗетдинов «Дәвам итәбез» иҗади бәйгесендә җиңде. Әлеге бәйгене республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Көмеш кыңгырау» игълан иткән иде.
Бәйгедә 1-11нче сыйныфта укучы яшь каләм ияләре катнашты. Ел азагында «Иң шәп чәчмә әсәр» һәм «Иң шәп шигырь» номинацияләре буенча иң уңышлы эшләр сайлап алынып, ике җиңүче ачыкланды.
«Иң шәп чәчмә әсәр» номинациясендә җиңүче буларак, Тимур Вәҗетдиновны бәйгене оештырган «Көмеш кыңгырау» редакциясенә кунакка чакырдылар. Газетаның баш мөхәррире Лариса Яруллина яшь язучыга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев