Түбән Тәкермәннән «Балкыш» театр төркеме драма әсәрен сәхнәләштерде
Үзешчән артистлар инде 3 авылда чыгыш ясадылар, планнарда — күрше районга гастрольләр
Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылы клубы мөдире Илүзә Сабитова үзләрендә эшләп килүче «Балкыш» театр коллективының иҗади эшчәнлеге белән таныштырды:
— 2025 елның 1 мартыннан авыл клубы мөдире вазыйфасында эшли башлагач ук, талантлы үзешчәннәрне барлап, театр төркемен туплый башладым. Көзгә, ниһаять, оешып беттек.
Быелның февралендә үзешчән труппа артистлары Гөлшат Мөхәммәдшинаның «Пар аккош» дигән драма әсәрен репетицияли башлыйлар.
Дебют 28 мартта үз авыл сәхнәләрендә була. 4 апрель көнне Югары Тәкермән, 11 апрельдә Хуҗәмәттә сәхнә тоталар. 18 апрель Наратлы-Кичүдә спектакль куячаклар.
Шулай ук Илүзә Сабитова 30 апрель көнне Тукай районы Күзкәй авылына да гастрольгә барырга планнары барлыгын билгеләп үтте.
Рольләргә килгәндә, авыл клубы мөдире Илүзә Сабитова үзе дә спектальдә медсестра ролен башкара. Башка рольләрдә Нурсинә Идиятуллина, Әлфия Сәлимова, Филия Шәйхетдинова, Мөнирә Гилмиева, Гүзәл Шәрәфиева, Илзира Абдуллина, Рәмзия Гилмиева, Наилә Хаятдинова катнашалар.
Фотолар Түбән Тәкермән авылы клубы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев