Танылган шагыйрә бүгенге көндә Минзәлә картлар йортында яши
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Кичә, 6 ноябрь көнне танылган шагыйрә Салисә Гәрәеваның туган көне иде. Соңгы еллардагы традиция буенча, Урыс авыл җирлеге (шагыйрәнең туган авылы Тулбай шушы җирлеккә карый) делегациясе аны туган көне белән котларга килде.
— Җирлегебез китапханәчеләре белән якташ шагыйрәбездә кунакта булдык. Аның яңа гына басылып чыккан китабын да алып бардык, шигырьләрен укыдык. Ноябрь аенда әлеге китапны киң җәмәгатьчелеккә дә тәкъдим итәчәкбез, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова.
Нет комментариев