Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Усайда шагыйрә Гүзәлия Исламова белән очрашу булды

Китап сөючеләр гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар

Усай авылында «Гаилә турында шигырьләр укыйбыз» дигән әдәби сәгать узды.

Китапханәче Нәкыя Гәрәева гаилә кыйммәтләре турында сөйләп, гореф- гадәтләрне саклап калырга һәм аларны буыннан буынга тапшырырга кирәклеген аңлатты. Очрашу барышында «Якташ язучылар» сериясендәге китаплар белән таныштырды, туган як, гаилә җылысы һәм мәхәббәт темаларын чагылдырган шигырьләргә тукталды.

Әдәби сәгатьнең иң матур өлеше кунак — Хуҗәмәт авылында яшәп иҗат итүче Гүзәлия Исламова чыгышы булды. Ул «Офыкларга карап юлга чыктым» исемле яңа китабыннан шигырьләр укыды. Кичәдә Гүзәлия Исламова шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады.

Фото «Усаевская сельская библиотека» ВК төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев