Мөслим үзәк китапханәсе «Аналар көтәләр улларын» шигырь язу бәйгесе уздырды.
Мөслим районы Иске Карамалы китапханәсе мөдире Гөлназ Шәмси инициативасы белән иълан ителгән бәйгедә 48 кеше катнашырга теләк белдергән. Аларның унысы — Мөслим, Минзәлә, Актаныш районнарыннан, Әлмәт шәһәреннән шигырь сөючеләр, яшь каләм тибрәтүчеләр финалга үткән.

Язылган шигырьләрне Стамбулда гомер итүче төрек шагыйре, татар телен камил белүче Айдан Тимер бәяләгән.

Минзәлә районыннан талантлы шагыйрәбез Гүзәлия Исламова да әлеге бәйгедә үз иҗат җимешен тәкъдим итте һәм икенче урынга лаек булды.
Котлыйбыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев