Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Әбүнәче көнендә бик тә принципиаль кешеләрнең берсе булган Илдус Гыймаев газетага язылды

Бүген әле аның туган көне дә.

Илдус Махияновичның Минзәләдәге тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Кемнәр әлеге шәхес белән якыннан таныш түгел, «Минзәлә» район газетасының 11 апрель санында чыгачак мәкаләдә аның турында укырга була. 
Шул ук вакытта ул район газетасының тугры подписчигы да! «Татмедиа» АҖ басмаларына почта аша ташламалы язылу декадасы вакытында уздырган Әбүнәче көнендә ул 2025 елның икенче яртыеллыгы өчен язылып та куйды инде. Очсыз бәядән!

Билгеле бер принциплар белән яшәүче һәм шул ук вакытта бик тә аралашучан райондашыбыз белән тиз генә блиц-әңгәмә дә корып алдык.

—Илдус Махиянович, Сезне бик принципиаль кеше, диләр... 

—Принципларым бар, әйе. Әйтик, әҗәтләрне вакытында түләү. Әйткәнсең икән— эшлә. Түли алмасаң, шалтыратып булса да әйт. Таң ата икән, көн саен төрле проблемалары белән танышлар шалтырата. Кеше проблемасы белән яшим инде, мин. Бу мактанып сөйли торган әйбер түгел. Үзеннән-үзе шулай була. Кайчак уңайсызлыклар да тудыра үземә, тик кешегә ярдәм итәсе килә бит. Беркайчан да булдыксыз булып күләгәдә калырга яратмадым.

—Бүген нинди планнар белән яшисез?

—Исән булып, картайганчы яшәргә язсын. Эткә сөяк табыла дигәндәй, йортта эш һәрвакыт була, яшибез инде. Ихатада эш җитәрлек. Хәзер безгә артыгы кирәкми. Кешечә яшәсәк, шул җитә. Сугышлар бетеп, барыбыз да исән-сау булыйк. Тормыш шулай әкрен генә үз көенә бара ул. 

—Кешедә иң яратмаган сыйфатыгыз?

—Тугры булмау.

—Тормышта үкенечегез булдымы?

—Юк, бер дә үкенмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев