Чүпрәле егете Минзәлә районы Богодаровка авылына ничек килеп чыккан?
Рөстәм Салихов, башка район кешесе булса да, Богодаровкага тартыла, авыл язмышы өчен борчыла.
Рөстәм Салихов Чүпрәле районы Шәйморза авылында туып үсә, Буа ветеринария техникумының ветеринария бүлегенә укырга керә. 1988 елда районның Богодаровка авылында «Спецатоммаш»ның ярдәмче хуҗалыгы оеша һәм ул анда да ветеринария табибы булып хезмәт куя. 1991 елда аның тырышлыгын искә алып ярдәмче хуҗалыкның директоры итеп билгеләнә.
Рөстәм әфәнде җиң сызганып эшкә тотына, авылда игенчелекне,терлекчелекне үстерүгә зур өлеш кертә. Богодаровканы үз авылы кебек якын күрә һәм шунда өй салып төпләнеп калды. Ярдәмче хуҗалык басуларын төрле культуралар үстереп елдан-ел гектар куәтен арттыра барды. 2015 елда ул ярдәмче хуҗалыкның җирләрен, биналарын, терлекчелек торакларын арендага алып «Салихов»крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә.Авыл халкын эшле итте һәм авылны таралудан да саклап калды. Авылда эшче көче җитмәгәнлектән үзе кирәк чакта тракторга да утырып эшли, комбайнда икмәк тә суктыра, кирәк икән чәчкеч артына утырып чәчүен дә чәчә.
Мәкаләнең тулы вариантын "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 14 октябрь, 2022 ел санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев