Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Дамир Гәрәев сайлаган һөнәренә тугрылыклы

— Безнең алыштыргысыз механизаторыбыз, — диләр аның турында «Ильнур» КФХсы җитәкчеләре.

(Дилфас Галиев, Минзәлә-информ)

Дөрестән дә, Дамир Гараев КФХда берничә ел гына эшләсә дә, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанган хезмәткәр. 
Дамир Мияш авылында туып үсә. Тауасты Байлар мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач Минзәлә шәһәренең профтехучилищеда киң профильле тракторист-машинист һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында Мәскәү астындагы төзелеш батальонында хезмәт итеп кайту белән «Яңа юл» колхозында шофер, тракторчы, комбайнчы була. 

Дамир 1998 елдан бирле төрле елларда «Нива», «ДОН-1500, «Енисей», «Лексион» комбайннарын иярли, нинди генә комбайнда эшләмәсен хуҗалыкта уракта гел алдынгы урыннарны ала. Район буенча да сынатмый беренче һәм икенче урыннарны алганы була. Берара «Мензелинсксервис» ҖЧҖдә эшли. «КамАЗ» автомашинасында миксерда бетон ташый, баштагы чорда оешмадагы эшләрдә актив катнаша, соңрак җаваплырак эшләр, оешма өчен кирәк булган кирәк-ярак төяү бурычын йөклиләр. Әнә шулай ул бай хезмәт тәҗрибәсе туплый, әйдаман механизаторга әйләнә. 

Теләсә нинди кырыс һава шартларында да, алсыз-ялсыз йокысыз төннәр үткәреп КФХда төрле эшләр эшләүче Дамирның керткән өлеше бәяләп бетергесез.

- Бу фидакарь җан ял һәм бәйрәм көннәре белән дә хисаплашмый. Кушылганны җиренә җиткереп үти, сүз тыңлаучан. Еллык хезмәт нәтиҗәләре буенча мактап телгә алына, техникасын һәрчак төзек тота. Күз генә тия күрмәсен, үзенә. Гомумән, ул күпләргә өлге булырлык,-ди Назыйф Гайнетдинов.

Дамирның үгет нәсихәткә, өйрәтүгә мохтаҗлыгы юк. Үзенә билгеләнгән эше, алдына куйган максаты, ыҗгырып торган төягече бар. Иңнәренә төшкән җаваплылыкны тоеп, беркайчан да сынатмый ул.

Күп вакытта авырлыкларга ихтыяр көчен каршы куеп барылса да Дамир бернәрсәдән дә зарланмый. 
Дамир 1990 елда классташы, партадашы Зөлфия белән тормыш корып җибәрә. Өйләнгәч авылның буш җирендә яңа өй салып керәләр. Тормыш иптәше Зөлфия ханым белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Зөлфия ханым бүгенге көндә Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куя. Олы улы-Алмаз «КамАЗ» заводында өлкән мастер, икенче улы — Айнур шул ук заводның автомобильләр җыю заводында смена начальнигы, кече улы Гаяз Чаллы шәһәренең 5 нче хастаханәсендә медицина хезмәткәре булып эшли. Гараевлар үз ихаталарында бер баш савым сыеры, ике баш үгез, бер баш тана, 15 баш сарык асрыйлар. Әле моның өстенә 25 баш тавык, 30 баш бройлер үстерәләр. Йорт янындагы 38 сутый участогында бәрәңге, кишер, суган һәм төрле җиләк-җимеш агачлары үсә. Йорт тирәсендә эш күп булганлыктан аның өч улы да ял көннәрендә кайтып ихатада эшлиләр. 

Дамир Гараев яхшы эшләгәне өчен район сабантуенда район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Автор фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев