Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Яңа Маҗын җирлеге: глобализация корбаны

Авылда без җирле үзидарә сәркатибы Татьяна Урошникова белән санаган идек, 11 фермер хуҗалыгы бар, алар һәркайсы үзенчә яши. Әмма алар авылны беркайчан да баета алмаслар

Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"

Эш урыннары булдырганнары өчен генә дә аларга рәхмәтле булырга кирәктер. Фермерлар атлар, казлар асрыйлар, мөгезле эре терлек тоталар, игенчелек белән шөгыльләнәләр.  Авылга 2019 елда асфальт юл салынып бетте, яңа ФАП салынды, клуб, китапханә һәм кибет бар. Тик анда эш булмаганлыктан кешеләр читкә китәргә мәҗбүр. Димәк, мондагы фермерларга авыл бизнесын ничек итеп ныгыту турында уйлау зарури.

Биредә элеккеге чорларда совет заманында авылда яшелчәчелек, кошчылык бригадалары эшләгән.  Бу юнәлешне торгызып була бит. Татарстаныбызда авылда үз эшен ачарга теләгән бүген нинди генә төр субсидияләр, грантлар юк.Ал да эшлә!. Инфраструктура да яхшы. Авылда ике катлы яңа мәктәп 1999 елда төзелеп файдалануга тапшырылган иде һәм асфальт юл салгач аны 2019 елда ябып та куйдылар. Чөнки юлсызлыктан, эшсезлектән интеккән халык авылдан китәргә өлгергән иде шул.Балалар булмагач мәктәп эшли алмый.Мәктәп булмагач анда берүнең дә каласы килми.

Материалны тулысынча "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 21 октябрь, 2022 ел санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев