Мелиораторлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
ПМК “Мелиорация” – районыбыздагы социаль әһәмияткә ия булган төзелешләрдә актив катнаша торган оешмаларның берсе. Төзү-монтажэшләре башкару өстенә, алар суүткәргечләр сузу һәм реконструкцияләү, буалар төзү кебек мелиорацияләү юнәлеше буенча да зур эш алып баралар.
4 июнь көнне мелиораторлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан газета хәбәрчесе Дилфас ГАЛИЕВ оешманың җитәкчесе Олег ИЛЬИНнан коллективның башкарган эшләре, алдагы планнары турында да сөйләшеп алды.
– Иң беренче чиратта, шуны әйтәсе килә:коллективыбызның нигезен хезмәттә сыналган, җаваплылык тоеп башкаручы, тәҗрибәле, ышанычлы эшче-хезмәткәрләр били. Коллективыбыз тотрыклы. Һөнәри бәйрәмне якты йөз белән каршылыйбыз. Нәтиҗәләр буенча “Татмелиорация” АҖ траст компаниясенең подразделенияләре арасында соңгы 8 елда беренче өчлектән төшкәнебез юк. 2016 елда мелиорация тармагында иң яхшы коллектив буларак компаниянең Кубогын тапшырдылар. Ел саен Дипломга ия булабыз.Мелиорация, торак һәм су хуҗалыгы төзелеше һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешәбез. С
– Сез сугару буенча нинди эшләр башкарасыз?
– Сугарулы җирләр элек-электән авыл хуҗалыгы өлкәсендә тотрыклылык нигезе булып тора. Нәкъ менә шуны күз алдында тотып соңгы берничә елда республика һәм федераль үзәк югарылыгында мелиорация өлкәсен үстерү буенча программалар кабул ителгән иде. Без әле күптән түгел генә “Август-Мөслим” агрофирмасының Уразмәт басуларында сугару системасын төзи башладык. Биредә без 450 гектар җирне сугару өчен җир астына 450 миллиметрлы торбалар салабыз. Бу агрофирма ныклап мелиорация белән шөгыльләнергә уйлый. Буаны төзекләндерү эшләре тулы күәтенә бара. Энергия белән тәэмин итү системасы, су астында заманча насос станциясе, су сиптерүне оештырырга мөмкинлек бирә торган торбаүткәргечләр төзибез. Бу система климатик хәвеф-хәтәрләрне киметергә мөмкинлек бирә. Ясалма сугару булу авыл хуҗалыгы культураларын игү технологияләренә аерым элементлары өстенлекләрен һәм генетик потенциалын күрсәтергә, аларның вегетация чорында табигый дымлылыкка һәм башка табигать –климат шартларына бәйлелеген киметергә ярдәм итә. Безнең җирлекләр-хәвеф-хәтәргә бирешүчән игенчелек төбәге, бездә соңгы вакыттакоры еллар ешрак кабатлана һәм яңгырлы еллар сирәгрәк була. Бу шартларда аграр җитештерүчеләргә комплекслы мелиорация ярдәмгә килә.
– Район хуҗалыкларына мелиорация кирәкме?
– Татарстан җитәкчелеге совет чорыннан истәлек булып калган гидротехник корылмаларның торышына игътибарны юнәлтеп, Татарстанда гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиорация эшләре дигән максатчан программа гамәлгә кертелгән иде. Проектның төп максаты: әлеге объектларның язгы ташу вакытында куркыныч тудырмавы. Суның кадере 2010 елдагы корылыктан соң үзен сиздерә башлый. Ул чакта чишмәләр кипте, артезиан скваҗиналардан су юкка чыкты, игеннәр үсә алмыйча буш башакта утырдылар. Менә шуны истә тотып ПМК”Мелиорация” хезмәтчәннәре 2021елда “Дәүләтов” КФХсында буалар ясап аның басуларына су сиптерүне дә көйләп куйдылар. Мелиораторлар шулай ук бу КФХда кулланылышта булмаган сазлыклы җирдә каналлар ясап яшелчәләр үстерү өчен көйләделәр. Сугарулы җирләр-авыл хуҗалыгы производствосының тотрыклылыгын тәэмин итеп торучы әһәмиятле факторларның берсе.Район хуҗалыклары җитәкчеләре шуны аңласын иде.
Интервью тулысынча "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2 июнь, 2023 ел санында басылып чыкты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев