Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» газетасы Сафиуллиннар гаиләсенең аерылгысыз дусты

«Минзәлә-информ» филиалы район газетасын күп еллар дәвамында «Кырык тартма» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге аша яздырган әбүнәчеләрне бүләкләр белән сөендерә.

Чираттагы бүләккә Сафиуллиннар гаиләсе лаек булды.

Фиразия Сафиуллина:

—Мин үзем Минзәлә шәһәренә 1981 елда килдем һәм 1982 елдан район газетасын алдырам. Бер елны да язылмый калган юк. «Минзәлә» — тирән мәгълүматлы, укылышлы басма. Мин аны иң соңгы битеннән укый башлыйм. Гади кешеләрнең язмышлары турында матур итеп бәян итәсез. Безнең район мәдәният сарае хезмәткәрләре, үзешчән артистларыбыз турында да язасыз. Район газетасында районыбызда хезмәт иткән фидакарь шәхесләрне данлыйсыз.

Исегезгә төшерәбез, «Минзәлә» район газетасына редакция бинасында урнашкан «Кырык тартма» халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә һәр айны язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев