Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Минзәлә журналистлары почтальоннарга велосипед бүләк итте

«Минзәлә»-«Мензеля» газетасы редакциясе коллективы 2025 елда район газетасына язылу йомгакларын ясый башлады.

Декабрь аенда 2026 елның беренче яртысына яздыру буенча киеренке эшләү белән беррәттән бу өлкәдә тырыш хезмәт күрсәткән газетаның кирәклеген аңлаган коллективларга, аерым кешеләргә, газета таратучыларга бүләкләр өләшәбез. 


Почта бүлекләре арасында ясалган нәтиҗәләр нигезендә, шәһәрнең икенче санлы Изыскательләр бистәсендә урнашкан почта бүлекчәсе җиңеп чыкты. Бу коллектив хат ташучылары 2025 елда «Минзәлә»-«Мензеля» газетасына 124 кешене яздырткан. Әлеге почта бүлеге хезмәткәрләренә редакция коллективы өр-яңа велосипед бүләк итте. Бу коллективка шулай ук редакциянең күчмә кубогы да тапшырылды. Тәмле приз да бирдек. 

Ләйсән Сирош, икенче санлы почта бүлеге җитәкчесе:

— Икенче санлы почта бүлекчәсендә дүрт кеше хезмәт куя. Минем кул астында Людмила Гоникер, Илгиза Мифтахова, Зәнилә Яграшева эшли. Аларның барысы да үз эшләренең осталары. Безнең почта бүлеге хезмәткәрләре халык белән тыгыз эшли. Почтальоннар аша да газетага язылучылар хәйран, почта бүлегенә килеп язылучылар да күп. 

Бүгенге көндә әлеге коллектив хезмәт күрсәткән участокта яшәүчеләрдән бер генә зар кергән дә юк. Димәк, алар чынлап та үз бурычларын намус белән үтиләр. Район журналистлары да үзебез чыгарган газетаны әбүнәчеләргә вакытында китереп биргәннәре өчен почта бүлекчәсе хезмәткәрләренә бик рәхмәтле.
Исегезгә төшерәбез, 13 нче декабрьга кадәр район газетасына арзан хакка язылырга мөмкин. Райондашларыбызны почта бүлекләрендә, редакциянең газетага яздыру һәм тарату үзәге булган «40 тартмада» көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев