Рульне Юра нык тота
Районыбызның Түбән Юшады авылында туып үскән Юрий Казанцев кечкенәдән үк техника серләренә төшенеп үсә.
Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"
Башта ГАЗ-52 автомашинасында хезмәт куя. “Урожайный” һәм “Юшады” совхозларына кирәк булган йөкләр ташый. “Юшады” совхозы бөлгенлеккә төшкәч, Минзәлә сельхозхимиясендә “КамАЗ” автомашинасында эшли. Юшады совхозының иң тәҗрибәле, абруйлы хезмәтчәннәренең берсе була. . “Мактауны яратмыйм”, -дисә дә тырыш хезмәтен күрәләр һәм бәялиләр икән, ул моңа лаек дигән сүз.
Юраның яшьтән сайлаган һөнәренә әлегәчә тугры булып калуы гына да мактауга лаек. Гомере буе руль артында. Бүгенге көндә “Агросила-логистика” да шофер булып эшли. “Агросила” холдингына караган “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында шоферлар өчен елның һәр фасылында эш җитәрлек.Юра иртә яздан кара көзгә кадәр басу юлында.
Материалны тулырак "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 21 октябрь, 2022 ел санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев