Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Садак бистәсендәге “Для вас” кибетендә район газетасы яңадан сатыла башлый

Шушындый ук акцияне Элеваторный бистәсендә яшәүчеләр өчен дә башлап җибәрәбез. “Светофор” кибетенә товар алырга килүчеләр дә биредә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасын сатып алырга мөмкиннәр!.

“Минзәлә-информ” филиалы газетаны таратуда яңадан-яңа алымнар, форматлар куллана. 2023 елдан башлап Садак бистәсенең “Для вас” кибетенә махсус сату өчен ачык тартмачык куйдык. “Минзәлә” газетасын укырга теләгән кешеләр шул ачык тартмачыкка   нибары 25 сумакча салып ала башладылар.Без үз чиратыбызда газета укучыларга Яңа елда бер-беребезгә яңа бәхет, яңа шатлыклар телибез, газетаны яратып укырсыз дип өметләнәбез.

Садак бистәсендә яшәүчеләр арасында эш урынына газета яздырып укучылар бар. Әмма почта аша өйләренә яздырып алучылар юк. Гәрчә шактый йортларда почта тартмалары торса да.

Райондашларны газетадан аермас өчен без Садак бистәсендә төрле юллар кулланабыз. Әлегә йортларга китерү мөмкинлеге юк, шуңа яңадан “Для вас” кибете хуҗасы белән килешеп, газета куелган ачык тартмачыкны тамбурга куйдык. Ишектән керүгә сул якта тора ул. Бергәләп укуны ташламыйк!

Реклама. АО "ТАТМЕДИА"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев