Сергей Яковлев хезмәтенә тугры шофер
Каран Азик авылында туган Сергей Яковлев кечкенәдән үк техника серләренә төшенеп үсә.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Сергей Яковлев авылда башлангыч белемне алганнан соң Яңа Маҗын мәктәбендә 8 сыйныфны төгәлли, аннары Минзәлә шәһәренең СПТУ-37 дә киң профильле тракторист-машинист һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында Ерак Көнчыгышта ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайту белән «Урожайный» совхозында аңа өр яңа МТЗ-80 тракторы бирәләр. Ул шул трактор белән совхозның төрле эшләрен башкара. Ике совхозны берләштереп «Юшады» совхозы оешкач, Т-150К, К-701 тракторларында җир сөрә, культивацияли, кыш көне юлларны чистарта.
«Юшады» совхозы бөлгенлеккә төшкәч, гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп килә, Минзәлә май сыр комбинатында «КамаЗ» автомашинасында төрле җирләргә йөкләр ташыды. Район хуҗалыклары фермаларыннан май-сыр комбинатына сөт алып кайтты. Бер ара шәхси эшмәкәрдә дә эшләп алды.
Татарстан Республикасы «Элита» Баш нәсел оешмасы АҖнең Минзәлә бүлегендә «Газель» автомашинасын йөртүче Сергейның руль артына утыруына да чирек гасырдан артык.
Гомере буена тугрылыклы калган бу һөнәр серләренә хәрби комиссариат юлламасы буенча Минзәлә автомәктәбендә укый. Берсеннән-берсе заманча эшләнгән тракторлар, автомашиналар белән идарә итеп хезмәт чыныгуы ала. Сергей Анатольевич иптәшләре арасында да олы абруй казанган ул. Бу хакта «Элита» Баш нәсел оешмасының Минзәлә бүлеге җитәкчесе Евгений Куприяновтан шактый гына җылы, мактау сүзләре ишетергә туры килде.
-Сергей «Газель», «Лада ларгус» автомашинасында тәүлекнең теләсә кайсы вакытында автомашинасы белән ерак юлларга чыгып китәргә дә әзер. Ике автомашинасы да һәрвакыт төзек хәлдә. Ул Актаныш, Сарман, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Түбән Кама районы хуҗалыкларына спермалар илтә. Ә спермаларны Казан шәһәре «Элита» нәсел оешмасыннан алып кайта. Оешмада тырыш хезмәте өчен «Элита» Баш нәсел оешмасы АҖнең Мактау кәгазенә, район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Шунысы куанычлы, бер караганда кыска гына булып тоелган шушы еллар эчендә аның бер генә мәртәбә дә кыен хәлгә калганы һәм юл һәлакәтенә очраганы булмаган.
Сергей эштә генә түгел гаиләдә дә үрнәк әти, тормыш иптәше Надеҗда белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Надежда Ивановна да ире кебек уңган, булган булды, шәһәрнең 2 санлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирде. Кызы Елена шәһәр электр челтәрләрендә, улы Артем «Кама беконы» ҖЧҖ дә хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев