2026 елда Татарстанда күпбалалы аналарның пенсия күләмен арттыру мөмкинлеге бар
Быелдан, хатын-кызның стажын исәпкә алганда бала карау буенча ялда булуның 1,5 яшькә кадәрге барлык чорлары исәпкә алына.
Бала карау буенча 1,5 яшькә кадәрге ялда булу вакыты иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына. Димәк, бу чор иминият стажына бара, шулай ук аның өчен пенсия баллары исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы кирәк.
Әмма узган елга кадәр чикләү гамәлдә булган, аның нигезендә пенсияләрне исәпләгәндә дүрт декрет отпускы исәпкә алынган. Башкача әйткәндә, бала карау буенча ялда булу чорында хатын-кыз алты елдан да артык булмаган иминият стажы ала алган. Әгәр дә ул декретка бишенче һәм аннан соңгы тапкыр китсә, бу яллар инде исәпкә алынмый. Димәк, ул иминият стажы да, пенсия баллары да алмаган.
Быелдан әлеге чикләү гамәлдән чыгарылды, шуңа күрә стажда бала карау буенча ялда булуның 1,5 яшькә кадәрге барлык чорлары исәпкә алына. Шул ук вакытта әлеге норма кире көчкә ия. Димәк, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы аналар пенсия түләүләрен арттыру өчен яңадан исәпләү өчен гариза бирергә хокуклы. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шәхсән социаль Фонд бүлегенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин.
Чыганак – «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев