Газетага ташламалы бәядән язылып калырга ашык
2-12 апрель көннәрендә 2025 елның икенче яртысы өчен район газетасына ташламалы язылу декадасы үтә. Бәясе – 789,42 сум гына.
(Илдус ШАҺИЕВ, баш мөхәррир)
Шулай итеп без үзебезнең сүзебезгә тугры калабыз – “Минзәлә”-“Мензеля”гә – Татарстанда иң арзан бәягә язылырга мөмкин булачак.
Беренче графа – авыл җирлекләре, икенче – шушы җирлектә яшәүчеләр саны, өченче – шушы җирлектә яшәүче 100 кешегә яздырылган район газетасы саны.
Воровский бистәсе 484 16
Николаевка 387 13
Иркәнәш 418 12
Бикбау 422 11
Юшады 224 11
Кадрәк 397 10
Яңа Маҗын 319 10
Матвеевка 430 10
Әтрәкле 929 7
Аю 475 6
Наратлыкичү 340 6
Урыс 837 4
Югары Тәкермән 948 4
Тауасты Байлар 748 4
Юртау 409 4
Мәлкән 514 4
Коноваловка 933 2
Иске Маҗын 472 1
Хуҗәмәт 999 1
Вәгъдә иткәнчә, авыл җирлекләре арасында район газетасына язылу буенча рейтинг нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез. Җиңүче – Воровский авыл җирлеге. Аны җитәкләүче Әлфия Латыйпова почта хезмәтенә нык булышты. Авылдагы эшмәкәрләр ярдәме белән өстәмә рәвештә 15 кешене газеталы итте. Аңа бик зур рәхмәт. Кубок әзер. Тапшыру хакында аерым хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев