Кайсы авыл җирлегендә укырга яратучы кешеләр яши?
«Минзәлә» район газетасына иң күп язылучы авыл җирлеге күчмә кубок белән бүләкләнәчәк. Кубок инде әзер. Иясен көтә.
2011 нче елда «Минзәлә-информ» филиалы почтальоннар өчен бер күчмә кубок булдырган иде инде. Ул яртыеллык подписка нәтиҗәләре буенча төрле почта бүлекләре коллективларына тапшырылып килә.
Чираттагы кубок та подписка белән бәйле. Ул «Минзәлә» район газетасына иң күп язылган авыл җирлегенә тапшырылачак. Әлеге күчмә кубокка ия булу өчен шартлар бик гади: авыл җирлеге территориясендә яшәүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк газетага яздырырга һәм подписканы ярты елга оештырырга кирәк. Теге яки бу авыл җирлегендә почта бүлеге яки почтальон булмау әлеге ярышка киртә түгел. Район газетасына редакция бинасында урнашкан «Кырык тартма» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге аша язылырга мөмкин. Авыл җирлекләре башлыклары Минзәләгә килгән вакытта газеталарны кереп алып, авыл халкына тапшыра (тарата) ала.
Кубокны кайсы авыл җирлегенә тапшыруыбыз хакында тиздән белерсез. Социаль челтәрләрдә дә безнең белән калыгыз, район газетасын да даими укып барыгыз!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев