Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Мөһим мәгълүмат

Минзәлә районында Ашыгыч ярдәм чакыру телефоннары үзгәрде

2026 елның 21 апреленнән башлап районыбызда һәм тулаем Татарстан Республикасында кәрәзле һәм стационар телефоннардан Ашыгыч ярдәмене бары тик ике генә телефон номеры аша чакыртып була:

— 103 бердәм диспетчер номеры буенча, ягъни ашыгыч ярдәмгә турыдан-туры шалтырату;
— 112 номеры буенча — барлык гадәттән тыш хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры.

Минзәлә районында ашыгыч ярдәм чакыруларын кабул итүнең башка төрле ысулы юк. Барлык операторлардан да шалтыратулар Казанга 103 номерына (шәһәрдәге стационар телефоннардан шалтыратуларны да кертеп) бердәм диспетчер үзәгенә күчерелде. Бу — ашыгыч ярдәм эшен тагын да төгәлрәк һәм ышанычлырак итү максатыннан эшләнде.

Ашыгыч ярдәмне ничек дөрес чакырырга?

Номерны җыеп, диспетчерга тиз генә түбәндәгеләрне әйтергә әзер булыгыз:
төгәл адрес (район, урам, йорт, фатир, подъезд, кат);
сезнең тулы исем-фамилиягез;
чакыру сәбәбе (кыска һәм аңлаешлы итеп).


Телефон шалтыратуын кабул иткән кеше бөтен мәгълүматны алып бетергәннән һәм трубканы куярга рөхсәт иткәннән соң гына телефонны сүндерегез. 
Барлык сөйләшүләр дә яздырылып барыла.
Ашыгыч ярдәм бригадалары бары тик медицина ярдәме кирәк булганда гына чыга.
Ашыгыч ярдәмне чыннан да авыруның хәле бик нык авыр булганда гына чакыртыгыз.
Исегезгә төшерәбез: ашыгыч ярдәм бригадасы ялган чакыруга барган вакытта, кемнеңдер гомере кыл өстендә булып, чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. 


Район үзәк хастаханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев